"Авылым минем"
Урсай-Азнакай районында иң зур һәм иң борынгы авылларның берсе. Урсай,җөмһүриятебезнең көньяк- көнчыгышында,Ык елгасы буена урнашкан,үзенең искиткеч гүзәл табигате,куак-әрәмәләре белән тирә-якта дан тота. Авылдан ерак түгел егермегә якын күл җәйрәп ята. Мондагы хозурлыкны тагын кайда очрата алырсың икән?!