#Тарихтагыбезнеңэзләр#Маяк90

Тәкыя Шәһит кызы Шәрипова 1922 елның 29 июнендә Ютазы районы Каразирек авылында туа.1940 елда Бөгелмә педучилищесын тәмамлап,Баулы районы Хансөяр мәктәбенә укытучы булып урнаша.1943 елдан алып лаеклы ялга чыкканчы Азнакай районының Урсай урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта.1974 елда эшче һәм авыл хәбәрчеләренең V республика съезды делегаты була.Үзебезнең район гәҗите "Маяк"ны укып,күзәтеп баручылар өчен Тәкыя Шәрипова исемен яхшы хәтерлиләрдер.Аның,авылыбыз тормышы турындагы мәкаләләре,парчалары,истәлекләре әледән-әле гәҗит битләрендә басылып килде.Такыя Шәрипова вакыйгаларга бай,җылы хисләр белән өретелгән,ихластан язылган язмалары өчен Азнакай хакимиятенең Мәхмүт Хәсәнов исемендәге бүләгенә лаек булды,ул әле күп санлы медальләр,грамоталар хуҗасы да.