Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

Газиз әнкәм – изге фәрештәм

  ТАССРның – 100 еллыгына,Бөек җиңүнең -75 еллыгына багышлап  7март  көнне Урсай Мәдәният йортында клуб һәм китапханә  берлектә «Газиз әнкәм – изге фәрештәм » дип исемләнгән Халыкара хатын – кызлар көне уңаеннан бәйрәм кичәсе үткәрелде.Бу чарага авылыбыз халкы чакырылды. Кичәне үзенең изге теләкләре белән авыл җирлеге башлыгы Рәхимҗанова Зиләрә ачып җибәрде.Бәйрәм әниләргә матур сүзләр,теләкләр,шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барылды,кичәнең икенче өлешендә "Ягез әле кызлар "конкурсы үткәрелде. Кызларыбыз төрле конкурсларда катнашып ,үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм бик матур һәм күңелле узды.