Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

Сез кыюлар,сез батырлар

  ТАССРның – 100 еллыгына һәм Бөек җиңүнең -75 еллыгына багышлап Урсай мәдәният йортында китапханә белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә карата бәйрәм кичәсе үткәрелде. Кичәне үзенен изге теләкләре белән авыл җирлеге башлыгы Рәхимҗанова З.Х. ачып җибәрде. Кичәдә, чакырылган өлкән яшьтәге бабайлар,күптән түгел генә армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләр, үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, төрле кызыклы конкурсларда  катнаштылар,җырлар,шигырьләр тыңладылар.