"Муса Җәлил - бөек халкым улы, гасырларга калсын гомер юлы"

2026 нчы елның 28 февралендә сәгать 20.00 дә Уразай авыл китапханәсендә татар халкының бөек улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган "Муса Җәлил - бөек халкым улы, гасырларга калсын гомер юлы" дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Бу әдәби сәгатьнең максаты:укучыларга Муса Җәлилнең бөек, үлемсез шагыйрь икәнен, аның батырлыгын без беркайчан да онытмаска тиешлекне аңлату. Әдәби сәгатебездә Уразай авылы яшьләре,әби-бабаларына кунакка кайткан яшүсмерләребез катнашты. Иң беренче чиратта,китапханәче аларны Муса Җәлилнең кыскача гына тормыш һәм иҗат юлы, ирек,азатлык өчен көрәшеп һәлак булган үлемсез шагыйрь булуын сөйләп үтте. Шулай ук китапханәче аның кайбер шигырьләренә басым ясап, аларны атады. "Соңгы үпкә" дип аталган шигыре кычкырып укылды. Китапханәче, Муса Җәлилнең исемен мәңгеләштерү йөзеннән, кайбер татар мәктәпләренең герой исемен йөртүе, шәһәр урамнары, училище биналарына мемориаль такталар куелуы, һәйкәлләр булдырылуы турында да сөйләп узды. Соңыннан китап күргәзмәсе белән таныштырылды.