"Төсле светофор"

2026 нчы елның 28 февралендә Уразай авыл китапханәсендә юл йөрү кагыйдәләренә карата "Төсле светофор" дип исемләнгән рәсем дәресе уздырылды. Рәсем ясауга керешкәнче, авыл китапханәчесе балалар белән берлектә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Кайбер юл хәрәкәте билгеләренә дә тукталып, бу билге нәрсә аңлата икәнен карап үттеләр. Бу өлеш тәмамлангач, балалар юл йөрү кагыйдәләренә багышланган рәсем ясауга керештеләр һәм үзләрен оста рәссамчылар итеп таныттылар. Ә рәсем дәресебезне: "Юлларда һәркемгә исән-сау йөрергә язсын!!!"- дигән теләктә калып, укучыларыбыз белән саубуллаштык.