"Авылымның матурлыгы-кешеләрендә!"

2026 нчы елның 18 фералендә Уразай авыл китапханәсендә "Авылымның матурлыгы-кешеләрендә!" дип исемләнгән очрашу-кичә уздырылды. Бөтен яшьлекләрен авыл белән бәйләгән, терлекләрне чиксез ярату белән яраткан, бай тәҗрибәгә ия булган, йөкләмәләрен намус белән үтәгән, бүгенгесе көндә лаеклы ялда булган апаларыбыз-Хөсәенова Мәүлидә апа, Хуҗина Вәсилә апа, Ахмарова Гөлфирә апалар бездә, ягьни китапханәдә очрашу -кичәдә катнаштылар. Алар сарыкчылык, сыерчылык, дуңгызчылык өлкәсендә эшләгән вакытлары турында сөйләделәр, кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр. Шулай ук "Маяк"газетасында төрле елларда басылып чыккан ферма хәлләре турында да кычкырып укып, фикерләр алыштык. Соңыннан бергәләшеп фотоальбомнар да карадык. (Кызганычка каршы, бар чакырылган кешеләребез дә чарабызга килә алмады). Киләчәктә тулы составта очрашырбыз дигән теләктә калып, апаларыбызга изге теләкләребезне, рәхмәт сүзләребезне җиткереп, саубуллаштык.