Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

"Дөньяда сүзебез калыр"

2026 нчы елның 29 январенда Уразай авыл китапханәсендә мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга карата "Дөньяда сүзебез калыр" дип исемләнгән шигьрият сәгате уздырылды. Шигьрият сәгатебездә авылыбызның өлкән һәм урта буын вәкилләре катнашты. Иң беренче чиратта, авыл китапханәчесе Гыйззәтуллина Гөлназ Марс кызы шагыйрьнең "Һәр ялтыраган алтын түгел" дип исемләнгән шигырен кычкырып укыды, аннан соң бу шигырь буенча фикер алышу узды. Шулай ук апаларыбыз тарафыннан Г.Тукайның төрле елларда чыккан шигырьләре укылды. Уразай "Айгөл" балалар бакчасы тәрбиячесе Садыкова Зөлфия Рафаэль кызы Арча районы Кушлавыч авылына экскурсиягә барганы, анда күргәннәре белән уртаклашты. Шигьрият сәгатебез шагыйрьнең "Туган тел" җыры белән тәмамланды.