#Габдулла_Тукайның_тууына_140_ел

Татарстан Республикасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга карата "Тукайны бергәләп укыйбыз" проектына старт бирелде. Азнакай районы Уразай авыл китапханәсе дә бу проектка кушыла. Уразай авыл китапханәчесе Гыйззәтуллина Гөлназ Марс кызы шагыйрьнең "Җәйге таң хатирәсе" дип исемләнгән шигырен укый.