#ТукайныБергәләпУкыйбыз

Милли Шура әгьзалары 2026 нчы елны Татар дөньясы өчен "Габдулла Тукай елы" дип игьлан иттеләр. Бу елны сөекле шагыйребезнең тууына 140 ел тула.Шул унайдан,Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм авыллары китапханәләрендә һәр пәнҗешәмбе бөек шагыйребезнең шигырьләре укылачак. Ә бүген мин үземнең китапханәмнең битендә,Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин һәм аның кул астында эшләүчеләрнең Габдулла Тукаебызның "Туган авыл", "Милли моңнар"шигырләрен укыганнарын тәкьдим итәм. Видеоязманың авторы: Әлфия Иксанова, операторы Рамил Исламов.