#Яңаелбәйрәме

Яңа ел -иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе. Аны бөтен Җир шарында беләләр һәм, әлбәттә,бик теләп бәйрәм итәләр. Яңа ел бәйрәменең үзәгендә Кыш бабай һәм Кар кызы тора. Алар, балаларны биетеп, җырлатып, сынап, бүләкләр, күчтәнәчләр өләшәләр. Шундый матур бәйрәм 26 декабрь көнне "Айгөл" балалар бакчасында да булып узды. Без дә шунда катнаштык һәм тылсымлы, сихри бәйрәмнең шаһитлары булдык. Киләсе яңа еллар Җир шарына тынычлык,иминлек алып килсен!!! Бәйрәм белән, дуслар!!!