#ТатарчаДиктант2025


2025 нче елның 14 ноябрендә Уразай авыл китапханәсендә "Татарча диктант-2025" акциясе булып узды. Диктант язу өчен мәйданчык итеп Уразай авыл китапханәсе сайланды. Туган телебездә диктант язуда сигез кеше катнашты.Текстны укыды: Уразай авыл китапханәчесе Гыйззәтуллина Гөлназ Марс кызы.