Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

#АвылЯшиДеревняЖивет

Туган җир,туган авыл...Монда синең бишегең тирбәлгән.Монда синең тормыш сукмакларында кыю бару өчен беренче адымың ясалган.Монда син,басу- болыннарга карап,дөньяның зурлыгына беренче мәртәбә соклангансың.Монда сиңа өлкәннәрдән дөньядагы иң матур хис - туган җиреңне ярату хисе күчә килгән.

Сагынып кайтучылар сиңа саумы,авыл,диярләр.Ә синдә яшәүчеләр тагын да үз итеп дәшәрләр:минем авылым.
Әйе,бугенге язмамның герое да нәкь менә узенең туган жиренә,туган авылына гашыйк кеше.Шәһәрнең бөтен уңайлыклары кызыксындырса да, ул үз авылында төпләнеп калырга уйлый һәм ялгышмый да.
Габдрәшитов Рәсим Габдрәүф улы 1971 нче елның 22 сентябрендә Азнакай районы Уразай авылында туа.1979 нчы елда Уразай сигезьеллык мәктәбенә укырга керә,ә 1987 нче елда инде аны тәмамлап та чыга.Өстәмә белем алу теләге белән, Азнакай шәһәрендә урнашкан училищега (СПТУга) юл ала.Монда да Рәсим Габдрәшитов үзен сынатмый,яхшы билгеләргә генә укып чыга.
1990-1992 елларда Германиядә хезмәт итә.
1992 нче елның декабрь аеннан 2002 нче елның февраль аена кадәр тракторчы,комбайнчы булып эшли.Комбайнчы булып эшләү дәверендә алдынгы урыннарда булып,акча,телевизор,холодильник белән бүләкләнә.2000 нче елда районда 2 нче урынга чыгып,машина бирәләр.
1996 нчы елда Лилия Марс кызы белән тормыш корып җибәрәләр.Уллары Марат та үзләре кебек булган,тырыш.Бугенгесе көндә инде үзе әти,гаиләләрендә ике бала үсә.
Рәсим Габдрәүф улы 2002 елның апрель аеннан 2018 нче елга кадәр Азнакай пожар сүндерү бүлегендә дә хезмәт куя.
Ә менә 2022 нче елдан узенә шәхси ферма төзеп,мал үрчетү белән шөгыльләнә башлый.Бүгенгесе көндә 21 баш үгез асрый,3 сыерлары көтүгә йөри.Бу эшендә аңарга тормыш иптәше Лилия зур ярдәмче.Итне эшкәртеп,төрле полуфабрикатлар ясый.Сөт продукциясен дә әрәм итмиләр,аны эшкәртеп тә авылдашларны каймак,катык,эремчек белән тәэмин итәләр.Бер сүз белән әйткәндә,Лилия Марс кызы бик тырыш,хезмәт сөючән.
Аларның шәхси ферма хуҗалыгы 2024 нче елда "Иң яхшы ЛПХ" булып,акчалата бүләккә ия була.
Әле яңа гына аларның хуҗалыгын "ТНВ" каналының "Туган жир" тапшыруы алып баручысы Рамил Гарипов та төшереп киткән.
Рәсим һәм Лилия Габдрәшитовлар гаиләсенә бары тик уңышлар телибез.Киләчәктә дә авылдашларын,үзләренең сатып алучыларын яхшы,сыйфатлы ит,сөт продукцияләре белән тәэмин итеп торсыннар дигән теләктә калабыз.