"Син минем әткәем, син минем терәгем, Кояшым син тормыш юлында"



2025 нче елның 24 октябренда Уразай авыл китапханәсендә "Син минем әткәем,син минем терәгем, Кояшым син тормыш юлында" дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Китапханәбезнең махсус кунагы, гаиләсендә кадерле әти, хөрмәтле бабай булып яшәүче Хайруллин Җәүдәт абый булды. Әдәби сагатебез гаилә, әтиләр турындагы шигырьләр, әти-әниләр турындагы хәдисләр, әтиләр турындагы истәлекләр, мәкальләр белән белән үрелеп барды. Самарканова Фирая Фазыл кызы "Әти" турындагы (авторы Ландыш Равилова) шигырен укыганда күпләребез күз яшьләрен да тыеп кала алмады. Бер өстәлебезгә гаилә альбомнарыннан, фотолардан,открыткалардан, китаплардан, сурәтләрдән, сүзләрдән, чигелгән эшләрдән төзелгән кургәзмәне һәркем кызыксынып карады.