"Абдулла Алиш -шигьри әкиятләр остасы"

2025 нче елның 20 сентябрендә Уразай авыл "Айгөл" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Абдулла Алиш -шигьри әкиятләр остасы" дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Бу көнне без, Абдулла Алишның балалар өчен иҗат иткән язучы икәнен аңладык, бер әкиятен кычкырып укыдык, соңыннан ныгыту өчен аның "Сертотмас үрдәк", "Куян кызы" әсәрләрен экраннан карадык. Соңыннан балалар китап күргәзмәсе белән таныштылар.