Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

#Белем_бәйрәме_2025

Белем көне -ул чәчәкләр һәм ак тасмалар бәйрәме. Бу көнне һәр укучы, чәчәк бәйләме тотып, уку йортына ашыга.1 сентябрь рәсми рәвештә "Белем көне" дип беренче тапкыр 1984 нче елда игьлан ителә.Бу көнне һәр укучы бәйрәм итә. Шулай да "Белем бәйрәме"н беренче сыйныфка баручылар аерым бер дулкынлану белән көтеп алалар. Минем кызым да бу елны 4 сыйныфка күчте. Укытучысы Самарканова Фирая Фазыл кызы белән бергә Азнакай шәһәрендә урнашкан 9 нчы номерлы мәктәпкә "Белем бәйрәме"нә бардылар. Шул бәйрәмнән берничә фотоны сезгә дә тәкьдим итәм.