"Авыл җирлеге башлыклары катнашында район семинары"

2025 нче елның 20 августында Уразай авыл җирлегендә Азнакай районы авыл җирлекләре башлыкларының киңәшмәсе булып узды. Авыл җирлекләре башлыклары эшне әлеге җирлектәге социаль обьектларны караудан башлады. Уразай авылында алар клубта, китапханәдә, башлангыч мәктәптә, балалар бакчасында, фельдшер-акушерлык пунктында, мәчеттә булдылар. Бу обьектларны карап бетергәннән соң, алар Чатыр тавы итәгендәге глэмпингка юл алдылар. Азнакай районының администрация башлыгы Шәйдуллин Марсель Зөфәр улы киңәшмәгә нәтиҗә ясап, Уразай авыл җирлегендә яшәүчеләрнең тырыш булуларын әйтте, авыл советы башлыгы Шәрифуллина Алсу Миргазиян кызына уңышлар теләде.