Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

#Беркем_дә_бернәрсә_дә_онытылмый

1941 нче елның 22 июнь иртәсе. Явыз һәм көчле Гитлер Германиясе сугыш игьлан итмичә илебез чикләрен бозып керде.Тыныч шәһәрләр һәм авыллар өстенә меңләгән бомбалар яудырды. Сугыш башланды! Илебез халкы 1418 көнгә сузылган дәһшәтле Бөек Ватан сугышына күтәрелде. Сугышның беренче атнасында ук Азнакай һәм Тымытык район хәрби комиссириатларыннан 311 кеше илне сакларга китә. Озын канкойгыч 4 ел эчендә барысы 10 523 якташыбыз фронтка алына,6 438 кеше яу кырларыннан әйләнеп кайтмый:илнең азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап,батырларча һалак булалар. Безнең Азнакай районы Уразай авылыннан да 300 кеше сугышка китә.Авыллашларыбызның 200 дән артыгы сугыш кырында һәлак була. Сугыш еллары бездән никадәр ерагая барса да,халык батырлыгының бөеклеген, фашизмны җиңүнең дөнья күләмендәге тарихи әһәмиятен беркем дә һәм берни дә инкарь итә алмый.Без Җиңу өчен бик кыйммәт түләдек. Сугыш 27 миллион ватандашыбызның гомерен алып китте. Шуларның 320 меңе -безнең якташларыбыз. Без бүген Бөек Ватан сугышы фронтларында,госпитальләрдә,фашистлар әсирлегендә һәлак булганнар алдында башыбызны иябез. Мәңгелек дан аларга!!! Шул уңайдан безнең китапханәбездә дә шушы датага багышлап "Утлы еллар килә күз алдыма,июнь житсә...Июнь, дисәләр..." дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылып куелды.