#Уразай_авыл_Сабантуе_2025

Сабантуй-гасырлар буена нинди генә зилзиләләр булмасын, бик зур, бик тансык, бик шатлыклы, күңелләрне рәхәтләндерә торган милли туй булып, бу көнгә кадәр үзенең әһәмиятен югалмаган мәдәни байлык. Тарихы бик тирәннәргә,әллә ничә мең елларга җиткән халык бәйрәме-Сабантуй XXI гасырда да татар милләтен таныту,аның рухи бердәмлеген,мәдәниятен,телен саклау чарасы,символы булачак яшәвен дәвам итә. Бәйрәмнең бөеклеге, дәрәҗәсе милли үзаңыбызда көннән-көн югары урын ала бара. Татарның гасырларны гасырларга бәйләүче олы бәйрәме инде дөнья бәйрәменә әверелеп бара -аны бер Татарстан гына түгел, Россия һәм чит илләрдә дә кадерләп билгеләп үтәләр. 2025 нче елның 7 июнендә Азнакай районы Уразай авылында да Сабантуе бәйрәме узды. Шул бәйрәмнән сезгә дә фотосурәтләр тәкьдим итәм.