#Авылымның_тыл_хезмәтчәннәре

Сугыш...Биш кенә хәрефтән торган бу сүз үз эченә күпме фаҗига сыйдыра.1411 көн дәвам иткән сугыш елларында һәм аннан соң илне күтәрү чорында тылдагы иң авыр йөк хатын-кызлар,өлкәннәр,балалар җилкәсенә төшә. Сугыш чорында төп эшче көч хатын-кызлар, яшүсмерләр була. Алар ябык атлар, яки хуҗалыклардагы савым сыерларны җигеп сабан сөрү, тырмалау,чәчүлек орлыкны Ютазы станциясеннән күтәреп яки бәләкәй арбалар белән тартып кайта, аны җылы җир куенына сибү, тишелеп чыккан үсемлекләрне карап -тәрбияләп үстерү, кул ураклары белән уру, көлтә бәйләү, чүмәләгә кую, ашлыкны сугып, "Кызыл олаулар" белән дәүләт амбарларына озатуны намус эше, ил алдындагы изге бурычны үтәү дип кабул итәләр. Моның өстенә гаиләләрдә 5-10 ар баланы тәрбияләү, ашату,өс- балаларын карау - аларның чандыр иңнәренә авыр йөк булып төшә. Төнлә чыра яктысында җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп,дәүләт заемнарын сатып алып үзләреннән лаеклы өлеш кертеп Җиңү көнен якынайталар. Сугыш чорында тылда фидакарь хезмәт куеп, Җиңү өчен бөтенесен эшләгән апалар, әбиләр, тол калганнарның хезмәте батырлыкка тиң. Авыр елларда батырлык һәм сабырлык күрсәткәннәре өчен чиксез рәхмәт аларга!!!! Ә язмамны Дифгат абый Сирайның "Без дә кайттык кырык биштә генә" дип исемләнгән шигыре белән тәмамлыйсым килә.
Утлы яңгыр сипте китереп.
... Буразнада сыгып,
Буразнада
Күлмәкләрнең тозын киптердек.
Чор тарихын дәфтәрләргә түгел,
Буразнага язып бардык без.
Сукаларга җигелеп,туар көнгә,
Ак таңнарга юллар ярдык без.
Без дә кайттык кырык биштә генә,
Солдат кебек арып,шатланып.
Ә балачак?..
Калды буразнада,
Туфрак белән бергә капланып.