#Марданшин_Мөҗәһит_Гаделша_улы

Кан коюлы һәм җимергеч сугышның соңгы бәрелешләреннән безне 80 ел вакыт аерым тора.80 нче тапкыр безнең җиребезгә тыныч яз килә.Әмма сугыш еллары бездән никадәр ерагая барса да,халык батырлыгының бөеклеген,фашизмны җиңүнең дөнья күләмендәге тарихи әһәмиятен беркем дә һәм берни дә инкарь итә алмый. Буген без- китапханәчеләр, тәрбиячеләр, укытучылар - фронт һәм тыл батырлары турында укучыларга сөйлибез. Мәңгелеккә күчкәннәрне исләрендә тотсыннар һәм янәшәбездә яшәгәннәренә кадер-хөрмәт күрсәтергә онытмасыннар өчен. Шунысы сөенечле, Бөек Җиңү көнен исән-сау күреп,күкрәкләрен орден-медальләр белән тутырып кайбер авылдашларыбыз туган авылга әйләнеп кайта алган.Тик кызганычка каршы,ветераннарыбызның сафлары сирәгәйгәннән-сирәгәя бара.Безнең авылдан 2014 нче елда соңгы ветераныбыз "Кызыл Йолдыз" һәм" II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы"орденнары кавалеры,хезмәт ветераны Марданшин Мөҗәһит ага да бакыйлыкка күчте. Мәрдәншин Мөҗәһит Гаделша улы 1924 елның 15 декабрендә Азнакай районы Уразай авылында гаиләләрендә уртанчы бала булып дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 16 яшь була.Әтисе,бер- бер артлы дүрт бертуганы сугышка китеп бара.18 яше тулар-тулмас 1942 нче елның август аенда аны да фронтка алалар. Коралны тоту түгел, күреп тә белмәгән егетләрне 4 айлап өйрәткәч,фронтка җибәрәләр.Мөҗәһит 1943 нче елда Брянск фронтында сугыша.Зур көч куеп,югалтулар белән Карачев шәһәрен алалар.Мөҗәһит Мәрдәншин да шушы сугышта бик каты яралана.Тула шәһәре госпиталендә 1 ай дәвамында дәвалана. Озак кына бүтән госпитальләрдә дә дәвалану алырга туры килә.1944 нче елның августында ул авылга әйләнеп кайта.Яралары көчле булганга,кире фронтка җибәрмиләр. Әйтүе генә ансат:20 яшьтә эшкә яраксыз булып кал әле.Тездән аста бер аяк юк,уң кулы яртылаш йөрми.Ә яралар әрнепме-әрни...Күпме ихтыяр көче кирәк булгандыр егеткә.Таба ул аны.Фермага кочегар булып урнаша,гомер буе шунда эшли.Гомерлек тормыш иптәшен -Катифәне дә шунда очрата.Алар 59 ел бергә пар канатлар булып яшәп калалар.Берсеннән-берсе игелекле 4 бала тәрбияләп үстерәләр.2010 нчы елга кадәр төпчек уллары Марсель гаиләсендә кадер-хөрмәттә яшиләр,шул ук елның июнь аенда "Сугыш ветераннарына торак"программасы белән фатирлы булып куялар.Ни кызганыч, бу яңа фатирда Мөҗәһит агага озын-озак гомер кичерергә насыйп булмый. Ветераныбыз исән чакта мәктәпкә килеп, укучылар белән һәрдаим очрашып торды,патриотик тәрбия буенча чыгышлар ясады. 80 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр,буыннар артык буыннар алмашыныр, ләкин Бөек Жиңү һәм шушы Җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.