#Файдалыканикуллар

2025 нче елның 25 мартында Уразай башлангыч мәктәбендә белем алучы укучыларны Азнакай шәһәрендә урнашкан "Восток" кинотеатрына кульпоходка алып бардык. Бу көнне без, укытучы Самарканова Фәйрүзә Әхтәм кызы, китапханәче Гыйззәтуллина Гөлназ Марс кызы һәм дә укучылар белән "Зверопоиск" дип исемләнгән мультфильм карадык. Олы экран, уңайлы урындыклар, попкорн, яхшы эчтәлекле фильм - болар барысы дә укучылар күңеленә бик хуш килде. Бу ял сәгатеннән без бик канәгать калдык.