#АйларсолтаныРамазан

1.Рамазан - Корьән ае. Бу айда Корьән аятьләре иңгән. Изге китапның уку аеруча саваплы.
2.Кыямәт көнендә җәннәттәге "Әр-Раян" ишекләреннән бары тик ураза тотучылар гына керә алыр.
3.Ураза тотучының йокысы-гыйбадәт,эндәшмәве-тәсбих,гамәле -даими,догасы -кабул, ә гөнаһы гафу ителгән булыр.
4.Бу айда кешенең күңеле,йөрәге, тәне чистара. 2025 нче елның 28 февралендә Уразай авыл китапханәсендә авылыбызның түбән оч мәчете имам-хатыйбы Фоат хәзрәт кунакта булып китте. Рамазан ае хакындагы сорауларга җавап биреп, күңелләргә нур өстәп, үзенең матур, изге, самими теләкләрен юллады. Рамазан ае мөбарәк булсын!!!