"Яу кырында булсын, эштә булсын, илемнең без - ныклы терәге"

2025 нче елның 25 февралендә Уразай авыл мәдәният йортында Бөек Җиңүгә 80- ел тулуга,Әфганстан,Чечня,махсус хәрби операциягә багышлап, "Яу кырында булсын, эштә булсын,илемнең без - ныклы терәге" дип исемләнгән батырлык кичәсе уздырылды. Бу чарага сугыш чоры балалары, Әфганстан, Чечня, махсус хәрби операциядә катнашучыларның тормыш иптәшләре, әниләре,балалары чакырылды. Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан авылдашыбыз Хафизов Ильнур Зиннур улы да катнашты.