Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

"Туган яктан сабый сәламе"

2025 нче елның 22 февралендә Уразай авыл китапханәсендә "Туган яктан сабый сәламе" (Солдатка хат) дип исемләнгән акция узды. Хат язуда Уразай башлангыч мәктәбенең 2,3,4 сыйныф укучылары катнашты. Алар махсус хәрби операция зонасында катнашучы ир-егетләребезгә хат яздылар. Үзләренең йөрәк түрләреннән чыккан самими теләкләрен юллап, кәгазь битләренә теркәделәр.