Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

#БөекҖиңүгә80ел

 Бу ел ил башлыгы Владимир Владимирович Путин тарафыннан, Бөек Җиңүнең 80- еллыгы, тынычлык елы һәм нацизмга каршы көрәш елы дип,ә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миннеханов "Ватанны саклаучылар елы"дип игълан итте. Ана күңеле - балада...Тәүлекнең нинди вакыты булуына карамастан, ана күзен ачуга баласы хакында уйлый башлый. Догасыннан калдырмый. Әле тыныч тормышта да балалары өчен җан атып яшәгән аналар, илдә махсус хәрби операция игълан ителгәннән соң улларын алгы сызыкка озатты. Автомат тотып окопта яткан улын уйлап, бу минутларда күпме әниләрнең йөрәге телгәләнәдер... Аналар - көтеп яшәүче изге җаннар. Алар көтә белә... Ә көтү иң авыры. Көннәр генә түгел, хәтта сәгать телләре бик әкрен бара кебек. Әмма ышаныч яшәргә көч бирә! Әниләр бервакытта да өметләрен өзми. Бу көнне якынайтыр өчен, кулларыннан килгәннең барысын да эшләргә әзер алар. Уллары гына исән- сау әйләнеп кайтсын. Китапханәбездә әнә шундый әни белән әңгәмә кордык. Тәслия апа Хафизованың улы Ильнур бүгенгесе көндә махсус хәрби операция зонасында катнаша. Китапханәгә ул улының характеристикаларын, фотосын, грамоталарын да алып килгән иде. Без Тәслия апа белән бергәләшеп Ильнурның биографиясен яздык. Укыган елларын искә төшердек. Соңыннан ул үзенә ошаган журналларны өенә алып кайтып китте. Бүгенгесе көндә без - кешеләр бер генә уй белән янабыз: илебездә бара торган сугышлар тәмамлансын, ил- көннәребезгә тынычлык килсен!!!