Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

#АвылдашыбызИльдарХафизов

 2025 нче елның 21 февралендә махсус хәрби операция зонасында гомере өзелгән авылдашыбыз Хафизов Ильдар Айрат улы торган йортка барып,әтисе Айрат абыйны 23 февраль белән котлап,апасы Алиянең хәлләрен белеп кайттык. Ильдар турында истәлекләрне яңартып,аның фотоальбомнарын карадык.Апасы Алиядән махсус хәрби операция зонасында төшкән фотоларын да алдык. Башын сугыш кырында салган солдатыбызның рухы шат булсын,тыныч йокласын.Аллаһы Тәгалә аны шәһит киткәннәр дәрәҗәсе белән бүләкләсен.Баласын югалткан әти-әнисенә Раббым күркәм сабырлык бирсен дигән теләктә калып,бу гаилә белән саубуллаштык. Ил-көннәребезгә тынычлык килсен!!!