"Гаилә- нигез, гаилә - җылы оя"

Кеше бу җиһанга бәхетле булыр өчен туа, ә бәхетле булу өчен кешенең гаиләсе булырга тиеш.Юкка гына, “Гаилә - бәхет ачкычы” – дип әйтмәгән бит халкыбыз.Гаилә - кешелеклелек, әхлак, яшәеш нигезе.Динебез дә гаилә мәсьәләләрен һәрчак күз уңында тоткан.
Безнең изге китабыбыз – Коръәндә дә ата- аналарга зур урын бирелгән.Бу китап турыдан – туры ата- ананы һәм иң беренче чиратта ананы хөрмәт итәргә өнди.”Балалар ата- анага карата гадел, әдәпле булырга , аларны хөрмәтләргә һәм ярдәм итәргә, алар бирә алмаганны сорамаска, алар белән һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә булырга тиеш”дип әйтелә.
Гаилә - рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата- бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче.Авыр эш көненнән соң яисә ерак юлдан кайткач, без ашыга- ашыга, гаиләбез янына ашыгабыз.
Җир йөзендә иң гүзәл, иң олы, иң матур сүз әни.Әни дип безнең телебез ачылган.Иң тәүге адымыбызны да әни ярдәме белән киткәнбез.Сиңа ничә яшь булса да, һәрвакыт әнинең кайгыртуы кирәк.Әниеңне яратуың никадәр көчле булса, яшәвең шулкадәр якты, шатлыклы булыр.
Гаиләдә иң зур, баш кеше - әти.Чөнки ул гаиләнең барлык башка кешеләре турында кайгырта, җил- яңгырдан саклый, төрле авырлыклар килгәндә аларны яклый.Өйдәге иң авыр эшләрне дә әти эшли.Ул өйнең терәге, таянычы.Әтиегез сезне акыллылыгы, дөньядагы бар нәрсәне белүе белән сөендерә.
Гаилә ул - бик олы сүз.Әти- әни, әби- бабай –гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре, чөнки алар һәрвакыт безнең турында уйлап, борчылып яшиләр.Элек – электән үк бала тәрбияләүдә әби- бабайларның өлеше чиксез зур булган.Алар оныкларында туган телебезгә, халкыбызның гореф- гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт, югары әхлак сыйфатлары тәрбияләгәннәр.
Милләтебезнең киләчәге дә гаиләләрдәге рухи кыйммәтләр белән үлчәнә.Рухи һәм әхлакый яңарышның бетмәс- төкәнмәс чыганагы гаиләнең нәкъ менә тирәнгә киткән тамырларында, традицияләрендә.Шуңа күрә гаиләгә һәрвакыт зур игътибар бирелә.1994 елдан бирле 15 май - халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә.2008 нче елдан исә илебездә гаилә елы дип игълан ителгән иде.Шул елдан башлап 8 июль көнен дә календарьга гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көне дип теркәп куйдылар.
Борынгылар әйткән: “Белү кирәк
Җиде буынгача бабаны...”
Моның өчен төзеп куйсаң әйбәт
Кеше саен гаилә альбомы.
Анда булсын әти- әниләрнең,
Әби- бабайларның сурәте,
Бертуганнарыңны, үзеңне куй,
Балалардан торсын бер рәте...
Ерактагы туган- тумачанының
Рәсемнәре урын алсыннар.
Яңалары гел өстәлеп торсын,
Искеләре истә калсыннар...
Нәсел җебен өзми генә төзе
Шәҗәрәдәй гаилә альбомын.
Оныкларга мирас булып калыр,
Кем белә бит әле алдагын?!
Уразай авыл китапханәсендә дә гаилә елын тәмамлап, "Гаилә- нигез, гаилә - җылы оя" дип исемләнгән информация сәгате узды.