Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

#Библиосәяхәт

Һәр халыкның тормыш, белем һәм акыл тәҗрибәсе хикмәтле сүзләр рәвешендә гасырлар дәвамында тупланып, буыннан- буынга күчеп, сакланып килгән. Аларның күбесе мәкаль- әйтемнәр булып халык авыз иҗаты җыентыкларында урын алган. Язма әдәбият барлыкка килгәннән соң, хикмәтле сүз әйткән акыл ияләренең исемнәре дә теркәлеп бара. Борынгы төрки язма истәлекләрдә, М.Кашгариның “Диване лөгатет-төрк” сүзлегендә һәм Й.Баласагунлының “Котадгу белек” поэмасында афористик гыйбарәләрне күп очратырга мөмкин. Урта гасырлардан алып хәзерге чоргача иҗат иткән язучы-шагыйрьләрнең иҗатында, аерым алганда Кол Гали, Сәйф Сараи, Мөхәммәдьяр, К.Насыйри, Р.Фәхретдин, Г.Тукай, Х.Туфан һ.б.ларның әсәрләрендә, халкыбызның тормыш һәм яшәү рәвешен, зирәклеген, дөньяга карашын чагылдырган хикмәтле сүзләр урын алалар һәм әдипләрнең әйтергә теләгән фикерләрен укучыга җиткерүгә буйсыналар. Уразай авыл китапханәсендә дә нәкъ менә күренекле кешеләрнең афоризмнары,фәлсәфи уйланулары, хикмәтле сүзләре тупланган китап буенча библиосәяхәт булып узды.