Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

#Җәлилукуларыхалыкараәдәбибәйге2024

 Күптән түгел генә Азнакай мәдәният йортында укучы балалар арасында 7 нче Җәлил укулары халыкара әдәби бәйгесе булып узды. Бу бәйгедә "Уразай башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе" - "Азнакай 9 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе" филиалы 3"Б" сыйныф укучысы Гыйззәтуллина Илзирә Ильдар кызы да катнашты. Сәхнәдә Муса Җәлилнең "Беренче дәрес" шигыре яңгырады.