#Далалачыныбалобан

Дала лачыны, балобан ерткыч кош, лачын кошлар семьялыгыннан. Гәүдәсе - 60 см, авырлыгы - 1,5 кг, канатының озынлыгы 42 см га кадәр. Каурый- йоннары кызгылт- көрән төстә. ТР да бик сирәк очрый, агач башларына оялый; йомран, тычкан һ.б.ка кимерүчеләр, кошлар белән туклана. ТР ның Кызыл китабына кертелгән. 2024 нче елның июнь ахырында Чатыр тау табигать тыюлыгына да 10 балобан лачыны иреккә җибәрелгән иде. "Балобан лачыннары безнең тирәлектән 50 ел элек үк юкка чыккан булганнар."Татнефть"нең матди ярдәме белән "Холзан" үзәге Кызыл китапка кергән лачыннарны үстереп, Азнакай районы территориясенә кайтарылды", - дип яза Айгөл Шәйхулова. Уразай авыл китапханәчесе дала лачыны, балобанның поделкасын (эшләнмәсен) китапханәдә эшләп карады.Балобан лачыны турында кечкенә генә китап күргәзмәсе дә оештырылып куелды. Кемнәр бу кош турында күбрәк белергә тели, Уразай авыл китапханәсенә рәхим итегез!