#Комсомолоешмасына106ел

29 октябрь - комсомолның туган көне.Бүген дә русиялеләр арасында комсомолның туган көнен бәйрәм итүчеләр бар.Бу тарихи үткәнебезгә караш ташлау, үзен комсомол хәрәкәте кысаларында җәмгыятькә хезмәт итүгә багышлаган кешеләргә хөрмәт күрсәтү мөмкинлеге. Коммунистик яшьләр берлеге (кыскача - КСМ яки комсомол) тарихы 1918 нче елда башлана.Илдәге сәяси үзгәрешләргә бәйле яңа властька терәк булырлык яшьләр оешмасы булдыру ихтыяҗы туа.Комсомол яшьләрне коммунистик идеология рухында тәрбияләү,аларда иҗтимагый-сәяси тормышта актив катнашу омтылышын үстерү максаты куела. Шул уңайдан, мин үзебезнең авылыбызның беренче комсомоллары турында мәгълүмат биреп үтәргә уйлыйм.1919 нчы елда Уразай авылында комсомол ячейкасы төзелә.Комсомол ячейкасын төзүдә актив җитәкче, оештыручы Фазуллин Сәгыйрь була.1925 нче елда аны кулаклар үтерә.Шул еллардагы укытучылар - Сәлимгәрәева Мәрхәбә, Зиннуров Шайхыр,Рәхимкулов Нури,Зәкиев Сәгыйрь ячейканың актив членнары булганнар. Уразай авылында беренче комсомол секретаре булып, Мортазин Галим эшли.Ул читкә чыгып киткәннән соң, комсомол секретаре булып, Харрасов Мөнир кала, ә аның ярдәмчесе булып, Шәйхуллина Мөгаллимә эшли.Харрасов Мөнир,Шәрипова Рәбига, Мирсәетова Җәмилә, Гарипов Котдус авылның беренче комсомоллары булганнар.
Дан сиңа, дан, комсомол!
Мөнир Мазунов сүзләре,
Әнвәр Бакиров музыкасы
Таң сызылган илдә тудың
Син - үлемсез комсомол.
Батыр буын, якты юлың,
Дан сиңа, дан,комсомол!
Һәр көрәштә алгы сафта
Син - ленинчыл комсомол.
Туры булдың изге антка,
Дан сиңа, дан,комсомол!
Партиябез нурларында
Син чыныктың, комсомол.
Яңгырый җиңү җырларында
Дан сиңа, дан,комсомол!
Сугышчан биш орден балкый
Байрагыңда, комсомол.
Зурлый сине совет халкы,
Дан сиңа, дан, комсомол!