#Клубянылагеры2024

Һәр елны авылыбызда клуб яны лагеры оештырыла. Бу 2024 нче елда да без - мәдәният йорты җитәкчесе Гафарова Айгөл Фазыл кызы, авылыбыз китапханәчесе Гыйззәтуллина Гөлназ Марс кызы балаларның җәйге лагерын оештырдык. Экскурсияләр, мастер - класслар, танып - белү сәгатьләре, очрашулар, сабантуй, төрле уеннар һ.б.ка шундый эчтәлекле, файдалы чаралар үтте.