Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

"Минем гаиләм - фотоальбом битләрендә"

Авылыбыз китапханәсендә "Минем гаиләм - фотоальбом битләрендә" дигән күргәзмә оештырылып куелды.Бу күргәзмәдә төрле гаиләләрнең фотоальбомнары урын алды.

Гаилә альбомы
Борынгылар әйткән: "Белү кирәк
Җиде буынгача бабаны..."
Моның өчен төзеп куйсаң әйбәт
Кеше саен гаилә альбомы.
Анда булсын әти- әниләрнең,
Әби- бабаларның сурәте,
Бертуганнарыңны, үзеңне куй,
Балалардан торсын бер рәте...
Ерактагы туган- тумачаның
Рәсемнәре урын алсыннар.
Яңалары гел өстәлеп торсын,
Искеләре истә калсыннар...
Нәсел җебен өзми генә төзе
Шәҗәрәдәй гаилә альбомын.
Оныкларга мирас булып калыр,
Кем белә бит әле алдагын?!

Нәфисә Сабирҗанова