#ИлдусабыйГыйләҗевкә78ел

Шигьрият үз серләрен һәркемгә дә ачмый... Шигырь туу өчен нинди шартлар кирәк соң? Иң беренче чиратта - нечкә күңел, хис кирәк.Хиссез шигырь башкаларның күңеленә үтеп керми, дулкынландырмый.Икенче шарт - шигырь язучының фикере, кешеләргә әйтер сүзе булырга тиеш. Өченче шарт - сүзлек байлыгы һәм образлы фикер йөртү сәләте һ.б.ка шартлар булдырылырга тиеш. Бу шартлар барысы да Илдус абый Гыйләҗевның шигырьләрендә ачык чагыла.
Авылыбыз китапханәсендә, шигырь сөюче авылдашларыбыз , нәфис сүз остасы Земфира Кашапова катнашында Илдус абый Гыйләҗевка багышланган "Рәхмәт сиңа, шигьри дөньям" дигән поэзия сәгате уздырылды.