"Күзләр- күңел дөньясы"

Уразай авыл китапханәсендә авылыбызның ак яулыклы апалары, шәфкать туташы,китапханәче, Уразай башлангыч мәктәбенең 3 класс укучысы катнашында "Күзләр- күңел дөньясы" дип исемләнгән информация сәгате уздырылды.Бу сәгатебездә без күзләрнең төзелеше, күзләргә нинди куркыныч янарга мөмкин,күзләргә кирәкле витаминнар турында сөйләштек. Ә шәфкать туташы Язилә Альбертовна үз чиратында һәрбер кешенең күз күремен тикшерде.