Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

"Бүген газета ни сөйли?"

 Газета- журналлар инде күптәннән иң мөһим мәгълүмат чараларының берсе булып тора.Газета аша кешеләр дөньяда булган яңалыклар белән таныша, үз фикерләре белән уртаклаша. Газетада бер язма барлыкка килсен өчен зур хезмәт куярга кирәк. Иң элек корреспондентлар кызыклы хәбәрләр, яңалыклар эзли, төрле чараларга бара һәм шулар турында мәгълүмат туплый.Аннан соң мәкалә яза.Бу катлаулы һәм җаваплы хезмәт өчен белем генә түгел, ә кешеләр белән аралашу һәм укучыга аңлаешлы итеп язу осталыгы да кирәклеге аңлашыла. Мәкаләгә дөрес итеп исем кую, кызыклы фото сайлау, аны тиешенчә газета битенә салу, бастырып чыгару өчен электрон версиясен булдыру - күзгә күренми торган хезмәт икән.Газета бастырылганнан соң почтага һәм язылучыларга таратыла. Китапханәбездә ак яулыклы апаларыбыз катнашында, нәкъ менә газеталарга багышланган "Бүген газета ни сөйли?" дип исемләнгән матбугат сәгате уздырылды.