Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

#Җәйгелагерь2023

Балаларның җәйге ялын оештыру турында мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә алдан ук кайгырта башлый.3 айлык күңелле җәй, мәктәп турында уйлыйсы юк, нәрсә телисең, шуны эшлисең. Безнең авыл клубында да һәр елны июль аенда балалар өчен җәйге лагерь оештырыла.Мәдәният йорты җитәкчесе Гаффарова Айгөл Фазыл кызы балаларның җәйге ялын кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү өчен бар тырышлыгын куя.Ә без - китапханәчеләр аңа ярдәм итәбез. Бу  җәйге лагерьда без балалар өчен төрле экскурсияләр, уеннар,өлкән буын апаларыбыз белән очрашулар, кече Сабантуйлар һ.б.ларны бик теләп оештырдык.