Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

"Укытучы образы балалар китаплары битләрендә"

Җир йөзендә иң авыр хезмәткә - кеше балаларын белемле итүгә, тәрбияләүгә багышлаган укытучыларның хезмәте аеруча хөрмәткә лаек.Укытучы, тәрбияче булу өчен, ничә еллар белем алырга кирәк?!Аннан... гомер буе тәҗрибә тупларга, өйрәнергә.Гомер буе үзең укыткан, тәрбияләгән укучылар өчен җавап та тотарга. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның Укытучысы атлый.Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя.Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да.Укытучы һөнәрен сайлау - тынгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз- үзеңә искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз ул. Шул уңайдан, без дә китапханәбездә "Укытучы образы балалар китаплары битләрендә" дип исемләнгән кычкырып укулар оештырдык.