Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

#ИрекабыйБәдретдиновка80яшь

                                                                                Ирек Зәкиҗан улы Бәдретдинов 1943 нче елның 1 июлендә Уразай авылында туган. Җидеееллык белемне үз авылында, урта белемне Азнакайдагы 1 нче урта мәктәптә ала. Армиядән кайтканнан бирле матбугат хезмәтендә.Башта Казан дәүләт университетының тарих- филология факультетын, аннан Ленинградтагы югары партия мәктәбен тәмамлый. "Маяк", "Татарстан хәбәрләре" газеталарында, "Татарстан" журналында эшли.1993 нче елдан "Нефтяник Татарстана" газетасы редакторы. Илһам килеп киткәндә шигырьләр, хикәяләр язгалый. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Ә хәзер мин сезгә Дамир абый Асыловның 2003 нче елның 2 июлендә "Маяк" газетасында басылып чыккан язмасыннан бер өзек тәкъдим итәсем килә. Өзек Ирек абый Бәдретдиновка багышлана. "... Казан дәүләт университетында бер вакыттарак укыдык без аның белән.Ул татар теле һәм әдәбияты бүлегендә, мин - журналистикада. Миңа калса аңа уку бик җиңел бирелә иде. Сынауларда сорауларга да ул, күпчелек очракта әзерләнеп вакыт әрәм итмичә генә, шунда ук җавап бирә иде. Диплом эшен ул Дәрдмәнд иҗаты буенча язды. Һәр сүзе җәүһәргә тиң шагыйрьнең, ике сүз белән гаять тирән фикер әйтүче шагыйрьнең иҗатына алынуы Ирекнең кыюлыгы, белемне нык үзләштерүен күрсәтеп тора. Диплом эшен югары бәялиләр һәм аны аспирантурага керергә димлиләр. Ләкин Ирек бу тәкъдимне кабул итми.Кемнәрдер тырышып- тырмашып та керә алмаган аспирантурадан баш тартуы гайре табигый кебек тоела.... Ирек Бәдретдинов оста журналист. Аның ике телне - рус һәм татар телләрен камил белүе дә талант галәмәте.Иҗаты һәр ике телдә дә кабатланмас матур чагыла.Менә дигән очеркист.Менә дигән фельетончы.Теләсә кайсы басма аның материалларын көтеп ала.Әдәби әсәрне тәрҗемә итү буенча да тәҗрибәсе аз түгел.Бигрәк тә сатира өлкәсендә көчле Бәдретдинов. ... Тезмәсен дә бик оста тезә ул.Менә дигән җырлар да иҗат итә. "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исемне дә аңа бик лаеклы бирделәр.Җыеп кына әйтсәк, Ирек Зәкиҗан улы Бәдретдинов шәхсзн үзем өчен асыл сүзле асыл егет ул.Һәм, һичшиксез, башкалар өчен дә шулай. "Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь" дигән китап чыгарып ул бик изге эш эшләде.Әдәби иҗат белән мавыгучы йөзләрчә кешеләрне куандырды. Иҗат кешесе ару- талуны, картаюны белми ул. Ирек Зәки Җаный имзасы белән дөнья күргән язмаларны моннан соң да укырбыз, боерган булса" дип тәмамлый үз сүзен Дамир абый Асылов. Ирек абый Бәдретдиновның "Салмак кына, сайлап кына" китабыннан "Без - аюлар" шигырен бүген куймыйча булдыра алмадым.Чөнки ул Уразай авылында туган, ә авылыбызның борынгыдан килгән исеме Аю. Ирек абый, без сезнең белән горурланабыз һәм 80 яшьлек юбилеегыз белән кайнар котлыйбыз!!!
Без Мәскәүгә барсак, баш югары, -
- Татарстаннан, дибез, Казаннан!
Кимсенмәгән татар, борынгыдан
Тарихларда шөһрәт казанган.

Йөргән чакта Казан,Әлмәтләрдә:
- Без Азнакай! - дибез, баш биек!
Шушы гүзәл якта туып үс тә,
Ничек йөрмәк кирәк баш иеп.

Азнакайда исә - без "аюлар",
Уразайның исеме югары!
Кайсы яктан алма, "аю"ларның
Баш биргәне, шөкер, юк әле.

Без- Уразай, димәк, Азнакай без,
Без - Азнакай, димәк, Казан без.
Иң кадерле шушы өч исемне
Без һәрвакыт рәттән язарбыз!

1999 ел, апрель