"Китапханә- китапханәче - шул сүзләрдә яктылыкның бөтен чишмәсе"

Авырлыкның исәбе юк кебек
Сыгылгандай китап киштәсе.
Китапханә - китапханәче -
Шул сүзләрдә
Яктылыкның бөтен чишмәсе
Әйе, без, китапханәчеләр кулына гаять зур байлык ышанып тапшырылган.Без бу хәзинәнең сакчысы да, хуҗасы да.Китапханәчеләр булмаса, ил агасы булган өлкәннәребез дә, урта буын, яшьләр, укучылар киңәш сорап кая барырлар иде дә, күңелләрен кайда агартырлар, җылытырлар иде.Без үз фондыбызда булган китап, журналларны гына тәкьдим итеп калмыйбыз, төрле чаралар - бәйрәмнәр, кичәләр үткәрәбез, әдәби марафоннарда, онлайн чараларда да бик теләп катнашабыз. 27 май - Бөтен Рәсәй китапханәләр көне уңаеннан, безнең китапханәдә дә "Китапханә- китапханәче - шул сүзләрдә яктылыкның бөтен чишмәсе" дип исемләнгән информация сәгате узды.