#Бөекҗиңүгә78ел

Хәтер...
Бары тик кешеләргә генә хас изге хис.Ул безнең аңда мәңге яши.Яшәп кенә калмый, ә яңадан- яңа буын кешеләрен батырлыкларга өнди, хәзерге гамәлләрне элекке каһарманлыкларга тиңләргә чакыра. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм канкойгыч 1418 көне һәм төне кешелек хәтереннән мәңге чыкмас.Бу көрәштә илебезнең миллионлаган намуслы һәм батыр ул-кызлары җирдә тынычлык һәм бәхет өчен гомерләрен бирделәр, шуның аркылы алар үлемсезлеккә атлады. Аларның батырлыклары бүген дә яши һәм мәңге яшәячәк. Шәһәр- авыллардагы мемориаллар һәм һәйкәлләр, сугышчан һәм хезмәт даны музейлары, Ватанны күкрәкләре белән каплаган гади совет сугышчыларының илгә мәхәббәтен, фидакарьлеген, кыюлыгын чагылдырган китаплар, кинофильм, спектакльләр нәкъ менә шул турыда сөйли. Безнең Азнакай районы Уразай авылыннан да 298 кеше, шулардан 7 хатын-кыз фронтка китәләр. Шуларның 187се яу кырында ятып калалар.Фронтка киткән ирләр урынын хатын- кызлар алмаштыра.1941 нче елның декабрендә авылга сугыш барган җирләрдән эвакуацияләнүче 92 кеше хатын- кызлар һәм балалар китерелә. Аларны фатирга урнаштыру, ягулык, азык- төлек белән тәэмин итүдә авыл советы секретаре Әксән Дәминов һәм укытучыларның хезмәтләре зур була.Төп эшче көч хатын- кызлар, балалар булалар.Алар ябык атлар яки хуҗалыктагы савым сыерларны җигеп сабан сөрү, тырмалау, чәчүлек орлыкны Ютазы станциясеннән күтәреп алып кайту, чәчү, игенне җыеп алып дәүләт амбарларына озатуны намус эше итеп кабул итәләр. Сугыш кичкән ветераннар алдындагы бурычыбыз бизмәнгә сыймаслык. Кызганычка каршы алар елдан- ел азая, сирәгәя бара. Безнең авылдан да 2014 нче елда соңгы ветераныбыз "Кызыл йолдыз" һәм" II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы" орденнары кавалеры, хезмәт ветераны Мәрданшин Мөҗәһит ага да бакыйлыкка күчте. 78 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буыннар арты буыннар алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халкы күңелендә мәңге яшәр. Үземнең сүземне Мөсләхетдин абый Кашаповның "Тугызынчы май" исемле шигыреннән өзек белән тәмамлыйсым килә.
Солдат һәйкәлләрен ел да бизәп,
Ал чәчәкләр үссен һәркайда.
Мәңге сүнмәс утлар янып торсын
Җиңү көнен хаклап, яз, майда.