"Укытучы образы балалар китабы битләрендә"

2023 елның 17 мартында Уразай авыл китапханәсендә "Укытучы образы балалар китабы битләрендә" дип исемләнгән кычкырып укулар оештырылды. Кычкырып укуларның максаты: укытучыны хөрмәт итү, мөгаллим һәм мәктәп тормышы турындагы әсәрләрне укучыларга җиткерү, укучыларны китап укуга тарту. Бу көнне без Рөстәм Галиулинның "Яңа тәртип" дип аталган хикәясен кычкырып укыдык.Чыннан да, хикәя эчтәлеге белән укучыны уйланырга, сабак алырга өнди торган әсәр булып чыкты.Укытучы Гөлсылу Илшатовна мәктәптә яңа тәртип оештыра.Барлык укучылар да мәктәпкә кәрәзле телефонсыз гына килергә тиеш булалар, чөнки укучыларның укулары бик нык аксый башлый, тәртип ягыннан да хәлләр бик мөшкел була. Әсәрнең төп герое Ирек, аның сыйныфташлары кәрәзле телефонны мәктәптә кулланмый башлагач, уңай якка үзгәрәләр. Укулары яхшыра, тәнәфестә шашка, шахмат уйныйлар, рәсем ясыйлар, табышмаклар әйтешәләр. Әсәр укылганнан соң, без - укытучылар, китапханәче, укучылар белән бу әсәргә анализ ясадык, фикер алыштык. Моннан соң мәктәп, мәктәп әсбаплары турында табышмаклар әйтештек,"Тәрҗемә ит" , "Укытучы" сүзеннән яңа сүз яса кебек уеннар уйнадык. Ә иң соңыннан китапханәче үзенең "Укытучы - белем, моң язың, кеше иткән олы остазың" дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштырды.