"Коррупция - кешелек афәте"

9 декабрь - коррупциягә каршы көрәш көне булып санала. Сүземне Россия һәм Татарстан законнарында коррупциягә бирелгән аңлатмадан башлыйм әле.Аларда болай дип язылган: "Коррупция - хезмәт урыныннан явызларча файдалану, ришвәт бирү, ришвәт алу, вәкаләтләрдән явызларча файдалану, коммерцияле сатып алу яисә физик затның, иҗтимагый һәм дәүләт мәнфәгатьләренә каршы килеп, акчалата, матди байлык, башка төрле мөлкәт яисә милек характерындагы хезмәтләр алу, үзләре яисә өченче затлар өчен бүтән мөлкәт хокукларын алу максатларында үз вазифаи урыныннан бүтән төрле законсыз файдалану, шулай ук күрсәтелгән затка әлеге керемне физик затлар тарафыннан законсыз бирү". Ерак тарихка күз салсак, XVIII гасыр башларында кадәр ришвәтчелек озак вакыт канун тарафыннан рөхсәт ителгән эшчәнлек төре булган. Түрәләргә хезмәт хакы түләнмәгәнгә, алар ярдәмнәре өчен рәхмәт йөзеннән халыктан алган керемнәр хисабына көн күргән.1715 нче елдан алып, хезмәт күрсәтү бәрабәренә килгән "бүләкләр" , ришвәтчелекнең һәрбер төре җинаять булып санала башлаган.Башта түрәләр эшчәнлегенә тулы ирек бирелү , аннары торган саен зурая барган проблеманы күрмәмешкә салыну бүген коррупцияне хәл ителәсе иң зур мәсьәләләрнең берсенә әверелдерде дә. Коррупция нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин соң?
*Ул эшмәкәрлекнең уңышлы үсешенә комачаулый, ә бу - илнең гомуми байлыгы үсешен тоткарлый;
*дәүләт казнасын туктаусыз талау социаль программаларга бүлеп бирелгән акчаның тиешенчә кулланылмавына китерә;
*сатылу һәм ришвәтчелек акчалы һәм элемтәләре зур булган кешеләрнең законнарны, карарларны үз файдаларына үзгәртә алу мөмкинлеген тудыра;
*хөкүмәткә булган ышанычны бетерә һ.б.лар.
Шулай итеп, коррупция ил байлыгын киметә, һәркайсыбызның тормыш дәрәҗәсен төшерә. Бу дата уңаеннан безнең китапханәдә дә "Коррупция - кешелек афәте" дип аталган китап күргәзмәсе оештырылып куелды.