#Деньматери

Кояш гомере телим мин, әнкәйләр, сезгә!!! Әниләр бәйрәме инде үтеп китсә дә, фәрештәләргә тиңләрлек затларыбыз турында язмыйча кала алмадым. Бу язмам әниләргә бер мәдхия булып яңгырасын! Әнкәй... Ул, үзенә генә хас дөньясы белән, безнең барыбыз өчен дә кадерле булган якты йолдыз кебек бер барлыктыр. Өебездә һәр нәрсә әнкәй тарафында әйләнер һәм аңа юнәлер. Әйе, безне бу дөньяга аваз ярганнан алып кысып кочаклаган, назлап яраткан, иркәләп сыйпаган, кәефсез чакларыбызда юаткан, тынычландырган, ихтыяҗ- мәшәкатьләребезне бүлешкән, үзе ашамыйча ашаткан, үзе кимичә киендергән, тән сәламәтлеге вә зиһен үткенлеге тәрбияләп, тормыш офыгына юл күрсәткән бер барлык булса, ул - әнкәйдер. Әни!Нинди ягымлы да, гүзәл дә, назлы да сүз ул!Бу сүздән күпме җылылык, сафлык бөркелә. Бала да бит, теле ачылгач, иң беренче "Әннә!"- дип эндәшә.Тәүге назны да әнисенең йомшак кулларында тоя...Әни куллары...Ниләр генә эшләми алар?! Күпереп торган ап- ак икмәк тә пешерә, телеңне йотарлык итеп аш-су да әзерли.Ябык куллар, ләкин минем өчен алар алтыннан да кыйммәтрәк, гомердән дә газизрәк.Утка да, суга да кергән бу кытыршы кулларны мин бар нәрсәдән дә өстен куям, бары тик изгелек кылучы көчкә тиңлим.Әниләрнең баштан бер сыйпавы, иркәләве күңелгә дәрт өсти, яңа өмет очкыннары кабындыра.Шуңа күрә дә без авыр вакытта әнигә килеп сыенабыз, аннан киңәш сорыйбыз.Чөнки беләбез: әни һәрвакыт ярдәм кулы сузачак, дөрес юл күрсәтәчәк...Дөнья тик кайгылардан гына тормый, анда шатлыклар да урын ала.Бу минутларны да әни белән уртаклашырга ашыгабыз...Газиз кешебез белән гөрләшеп сөйләшеп утырулары да үзе бер гомер түгелме соң?! Әнкәйләр!!! Киләчәктә дә тагын озак еллар сезнең нурлы йөзләрегезне күреп, ягымлы тавышларыгызны ишетеп яшәргә язсын.Ә бу дөньядан ахирәви дөньяга күчкән әнкәйләребезнең урыны оҗмах түрләрендә булсын,аларны догабыздан калдырмасак иде. "Әниләр - безнең өчен маяк.Аларга багышлап язылган шигырьләр, җырлар юкка гына түгел.Әниләр күңеле бик нечкә.Гомерләре буена балалары өчен өзелеп, аларга изге теләк теләп кенә яшиләр.Шуңа күрә газиз кешеләребез, ак күңелле әнкәйләребезнең күңелен бүген күрик, аларның барлыгын бүген белик" - дип сүземне тәмамлыйсым килә.