Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

"Илләргә бай безнең планетабыз, Халыклары төрле милләттән"

Халыклар бердәмлеге көне - Россия дәүләт бәйрәме.2005 нче елдан, 4 ноябрьдә билгеләп үтелә. 2004 нче елның 29 декабрендәге 201 - Ф3 санлы Федераль закон нигезендә, 2005 нче елдан башлап, 4 ноябрь ял көне булып санала. Дөньяда, аерым дәүләтләрдә яшәүче төрле милләттән, диннән, расадан булган кешеләрне аңлау, хөрмәт итү, аларның һәр вакыйгага үз карашларын белдерергә хакы, хокукы булуын тану мәсьәләсе халыкара оешмаларның күп документларында беркетелгән. Шушы уңайдан, 27 октябрь көнне Уразай башлангыч мәктәбендә  "Илләргә бай безнең планетабыз, халыклары төрле милләттән" дип исемләнгән бердәмлек сәгате уздырылды.Чара үтәсе бүлмә китап күргәзмәләре, төрле милләт халкының милли киемнәре белән баетылды. Иң беренче чиратта, китапханәче 4 ноябрь- халыклар бердәмлеге көне бәйрәме белән таныштырып үтте. "Без һәрберебез дә төрле милләт халкын, аларның гореф- гадәтләрен, динен хөрмәт итәргә, алар белән дустанә мөнәсәбәттә булырга тиешбез" - дип аңлатты. Аннан соң укучылар корея халкының "Конфет ашап тамак туямы?" дип исемләнгән әкиятен чылбыр рәвешендә кычкырып укыдылар. Укып бетергәч, нәтиҗә ясалды. Сәгатебезнең йомгаклау өлешендә татар халкының милли аяк киеме - читекне бизәү башкарылды. Укучыларга ярдәмгә "Каюлы күн - гасырлар төпкеленнән килгән мирас" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ярдәмгә килде. Соңыннан, материалыбызны тагын бер кат ныгытып, укучыларга сорау бирелде. Без - укытучылар да, китапханәче дә бу сәгатебездән бик канәгать калдык.