Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

"Авылымның матурлыгы-кешеләрендә"

 Октябрь аенда халыкара авыл хатын- кызлары көненә карата "Авылымның матурлыгы - кешеләрендә" дип исемләнгән очрашу- кичә уздырылды.Очрашуга сарыкчылык, дуңгызчылык, сыер савучылык, бер сүз белән әйткәндә, терлекчелек өлкәсендә күп еллар хезмәт куйган апаларыбыз чакырылды.Алар үзләренең эшләгән елларын искә төшереп, без, яшьләрне, шул вакытка алып кайттылар.Алып килгән фотосурәтләрен дә карадык. Фотоларга карап, кемнәр бар, кемнәр юк икәнен дә барлап алдык. Заманында зур уңышлар белән алга барган, аягында нык басып торган авылым хуҗалыгын бүген авыр чорлар кичергәнен дә әйтмичә кала алмадык. Соңыннан китапханәче, терлекче апаларыбызга үзенең иң матур, иң изге, иң самими теләкләрен дә юллады.Ил- көннәребез тыныч, күкләребез аяз булуын, сугыш афәтләренең тиз арада тәмамлануын теләп саубуллашты.