#ЖенскиеименаРТ

"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман" мәгълүмати проекты кысаларында якташыбыз, авылыбызның иң хөрмәтле кешесе Ахмадишина Люция Мөҗәһит кызы белән дә таныштырып үтәсем килә. Люция Мөҗәһит кызы 1932 нче елның 9 декабрендә Әлмәт шәһәрендә туа. 1940-41 нче уку елында Кәкре- Елга урта мәктәбенең 1 нче классын тәмамлый. Әтисе сугышка киткәч 1942 нче елның февраленнән 1946 нчы елның ноябренә кадәр аларның гаиләсе Зирекле Елгада яши һәм Люция апа Сәпәй җидееллык мәктәбенә йөреп укый. Мөстәкыймов Мөҗәһит Миргали улын (Люция апаның әтисе), сугыштан кайтканнан соң, Азнакайның 1 нче мәктәбенә билгелиләр, ә Люция апа шул мәктәптә укуын дәвам итә. 1950 нче елда ул урта мәктәпне тәмамлый. 1950- 1952 нче елларда Бөгелмә укытучылар институтында укый, аны тәмамлаганнан соң Азнакай районына эшкә кайта. РОНО, Люция Мөҗәһит кызын Мәсгут җидеелык мәктәбенә география- биология укытучысы итеп билгели. Мәсгуттә 3 ел укытканнан соң, тормышка чыгып, Уразайга килә. 1955 нче елдан 1992 нче елның июленә кадәр Уразай мәктәбендә биология, химия, география фәннәре укыта. Класс җитәкчесе, 1962- 70 нче елларда завуч,1970-77 нче елларда директор булып эшли. Авылның ике буын балаларына белем һәм тәрбия бирә. 1958-1963 нче елларда читтән торып укый, Казан педагогия институтының биология факультетын уңышлы гына тәмамлый. 40 ел эшләү дәверендә бер мәртәбә дә кисәтү алмый. Азнакай мәгариф бүлеге, КПСС райкомы, исполком, Мәгариф министрлыгы биргән грамоталар, социалистик ярышта җиңүче билгеләре (1973, 1977нче еллар)белән бүләкләнә. Районның "Почет тактасы"на кертелә (1985 нче ел), "Өлкән укытучы" исеме бирелә (1983 нче ел), бик күп медальләргә лаек була. Директор булып эшләү елларында да Уразай мәктәбе алдынгылардан санала. Районда беренчеләрдән булып сәнәгать звеносы төзүдә дә Люция Мөҗәһит кызы актив катнаша. Биология укытучысы буларак та алдынгылыкны бирми ул. Аның укучылары район олимпиадаларында призлы урыннар яулыйлар, 3 мәртәбә республика олимпиадаларында катнашалар.Үрнәк биология кабинеты оештыра, куст һәм район буенча биология укытучыларына ачык дәресләр күрсәтә, алдынгы эш тәҗрибәсе белән дә уртаклаша. Тапшырылган һәр эшне тиешенчә үти ул. Эшли башлауның беренче елыннан ук партия мәгарифе системасында пропагандист та була. Аңа өстәп агитатор, лектор да. Күп еллар иптәшләр суды рәисе, Хатын- кызлар Советы рәисе булып эшли. Беркайчан да укучылар һәм ата-аналар белән конфликтка керми. Гаилә тормышы да тыныч, үрнәк була Люция Мөҗәһит кызының. Ахмадишин Атлас Сафуан улы белән 2 кыз, 1 малай тәрбияләп үстерәләр. Балалары да үзләре кебек тырышлар, сәләтлеләр. Кызганычка каршы, кызлары Рәйсә Атлас кызы гына озын гомерле булмый. Ул үзенең бар гомерен балалар укытуга багышлый. Кәкре- Елга, Әгерҗе, Уразай, Азнакай шәһәренең 7 номерлы урта мәктәпләрендә укыта, уку-укыту, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Ләкин ул безнең күңелләрдә оста педагог, сәләтле алып баручы, нәфис сүз остасы буларак уелып калыр. Сүземне тәмамлап шуны әйтәсе килә: балачагы дәһшәтле сугыш елларына туры килгән, сугышның бар ачысын үзенең нәни җилкәсендә татыган, авылыбызның иң хөрмәтле кешесе, ветеран- укытучы Ахмадишина Люция Мөҗәһит кызы безнең күңелләрдә бик озак сакланыр әле.