Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

"Эх,тәмле бәрәнге"

Уразай авыл  клубында "Эх,тәмле бәрәнге" дип исемләнгән кулинария сәгате уздырылды. Календарьга күз салсак, нәкь менә 14нче июль көнне фри бәрәнгесе көне билгеләп үтелә икән. Авылдашыбыз, аш-су остасы Гөлфия апа Мортазина бу көнне лагерь балаларына фри бәрәнгесен үзләренең күзалларында пешереп ашшатты. Аның белән генә чикләнеп калмадык, камыр эчендәге сосискадан да авыз иттек. Барыбыз да бик канәгать калдык.