Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

#деньпамятиискорби

"Энгельс"исемендәге колхоз хезмәтчәннәренең 1941- 45 нче елларда Җиңү яулауга керткән өлеше.
1941 елның 22 июне...
Кояшлы ял көне була ул.Табигатьнең иң матур почмакларында халыкның яраткан Сабантуй бәйрәме бара.Батырлар көч сынаша,бала- чага сөенеп уйный.Тирә- юньдә тальян гармун тавышы.Кинәт дөньяны кара болыт каплагандай була.Бар кешене тетрәндереп хәбәр килеп ирешә: сугыш! Безнең Азнакай районы Уразай авылыннан да 298 кеше, шулардан 7 хатын- кыз фронтка китәләр.Шуларның 187 се яу кырында ятып кала.
Корал тотарлык барлык ир- атлар яу кырларында фашист илбасарларына каршы көрәшсә, икенче фронтта - тылда - көрәшне хатын- кызлар, өлкәннәр һәм балалар алып бара. Бөек Ватан сугышы башлангач, авылда төп көч булып хатын- кызлар кала.Алар:"Фашистларга каршы көрәшү өчен бөтен көчебез белән тылны ныгытырбыз һәм Кызыл Армиягә Гитлер бандаларын тар- мар итүгә булышырбыз"- дияләр.Авылда хатын- кызларның роле көчәя.Бигрәк тә коммунистлар арасыннан, кайсысын бригадир, кайсысын ферма мөдире итеп сайлап куялар.Актив коммунист хатын- кызлар: Камаева Җинан, Сабирова Асия, Кашапова Роза, Хөснетдинова Тәскирә, Сөләйманова Хөсниямал.Бу вакытта илдә икмәк, кием- салым җитешмәү сәбәпле, халыктан җыеп фронтка җибәрергә кирәк була.Бу беренчесе булса, икенчедән, авылда ач- ялангач калган ятим балаларны үтермәс өчен аларга ярдәм кирәк була.Шушы чорда бик күп кенә суммада заемнар җыялар.Шулай ук танклар колониясенә ярдәмгә дигән лотореяга акча җыеп фронтка җибәрәләр. 1941 нче елда" Энгельс" исемендәге колхозда оборона фонды төзү зур оешканлык белән бара.Колхозчылар һәм колхозчы хатын- кызлар ерткыч фашизмга каршы геройларча көрәшүче Кызыл Армиянең җиңүен тәэмин итү өчен барысын да эшләргә хәзер торуларын белдерәләр. Колхозчылар һәм колхозчы хатын- кызлар 365 хезмәт көннәренә тиешле доходларын илнең оборона фондына бирергә булалар.Оборона фонды төзүдә Нуриева Зәйтүнә, Сабирҗанов Хәбир һәм Шәрипова Маһинур иптәшләр аеруча зур активлык күрсәтәләр.Алар һәрберсе 10 ар хезмәт көннәренә тиешле доходларын оборона фондына яздыралар. 1942 нче елда колхозыбызда данлыклы Кызыл Армиябезнең батыр сугышчыларына Октябрь бүләкләре әзерләү эше киң күләмдә алып барыла.Колхозчылардан бүләк өчен 2000 сум акча, 80 тавык, 200 данә йомырка, 200 литр сөт һәм башка әйберләр җыйнала.Шуның белән бергә колхоз правлениясе колхозның гомуми фондыннан сугышчыларга бүләк итеп 50 кг ит тә җибәрергә булалар. Шушы елда Энгельс исемендәге колхозның яшелчәчелек бригадасы членнары дошман тылында хәрәкәт итүче партизаннарга ярдәм өчен 600 сум акча җыеп тапшыралар.Бригадада бу мөһим эшкә катнашмаучы бер генә кеше дә калмый.Бригада членнарыннан М.Зәйниева һәм М.Гарипова иптәшләр үзләре генә дә 100 сум акча бирәләр. Колхоз членнарыннан Мәүләү Исхаков һәм Абдулла Мофаззалов иптәшләр кул иләге белән ашлык тазарту эшен башкаралар.Алар 62, 63 яшьләрдә булуга карамастан, көндезме, төнләме бернәрсә белән дә хисаплашмыйча, дәүләткә яхшы сыйфатлы ашлык җибәрү өчен зур активлык күсәтәләр.Көнлек норма 25 центнер, ә алар көн саен 50 шәр центнердан да артык ашлык тазарталар. Сугыш чорында тылда фидакарь хезмәт куйган, җиңү өчен барысын да эшләгән хөрмәтле әбиләребез, апаларыбыз, сеңелләребез, сугышның бар ачысын үзләренең нәни җилкәләрендә татыган яшүсмер балалар алдында башыбызны иябез!!! Язмамны Дифгат ага Сирайның шигыре белән тәмамлыйсым килә.
Истә һаман җәе кырык бернең,
Утлы яңгыр сипте киптереп.
...Буразнада сыгып,
Буразнада
Күмәкләрнең тозын киптердек.
Чор тарихын дәфтәрләргә түгел,
Буразнага язып бардык без.
Сукаларга җигелеп, туар көнгә,
Ак таңнарга юллар ярдык без.
Без дә кайттык кырык биштә генә,
Солдат кебек арып, шатланып.
Ә балачак?..
Калды буразнада,
Туфрак белән бергә капланып.

4 нче сурәттә тылда кул иләге белән ашлык чистарткан Абдулла ага Мофаззалов.
5 нче сурәттә шулай ук тылда эшләгән Рәхимә апа Сабирова."Фордзон" тракторында эшли, җир сөрә,чәчә,ашлык суга торган комбайннарга кадәр сөйрәп йөри.
6 нчы сурәттә сугыш чоры баласы Люция апа Әхмәдишина.3 нче сыйныфтан алып, зурлар белән беррәттән, төрле эшләр башкарган.